Китапханә – китап уку урыны (16+)
27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 1 нче санлы китапханәдә «Китапханә – китап уку урыны» дигән ачык ишекләр көне үтте. Китапханә ишекләре укучылар өчен һәрвакыт ачык булса да, нәкъ менә шушы көн төрле чараларга, интерактив мәйданчыкларга, китап күргәзмәләренә, очрашуларга бай матур вакыйгага әйләнә. Бүген китапханәгә килгән һәркемне китапханә тарихы, китап фонды, үзеңне кызыксындырган теләсә кайсы китапны табарга ярдәм итүче белешмә-мәгълүмат аппараты белән танышу әңгәмәсе көтте. Абонементта китапханә бүлекләре буйлап экскурсия үтте, шулай ук «Иң яңа, иң яхшы!», «Китапханәнең төп байлыгы – укучы», «Китапханә – басма хәрефләр сарае…» дип исемләнгән яңа китап күргәзмәләре оештырылды. |